Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» фестивале милли сәнгать сөючеләрне берләштерде
Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәдәният йортында ХХ төбәкара «Язгы моңнар» фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы фестиваль Ульяновск өлкәсе, Татарстан һәм Чувашия республикалары иҗат коллективларын бер сәхнәгә җыйды. Ике йөзгә якын катнашучы — балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр — тамашачыларга бай иҗади программа тәкъдим итте.
Сәхнәдә яңгыраган җырлар, милли биюләр, нәфис сүз осталарының чыгышлары фестивальнең төп үзенчәлеген — милли мәдәнияткә мәхәббәтне һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру теләген ачык күрсәтте.
Фестиваль кунакларын район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин сәламләде. Ул чараны оештыруга өлеш керткән район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә, район татар мохтариятенә һәм «Ак калфак» бүлекчәсенә рәхмәт белдерде.
Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Үз чыгышында ул фестивальнең әһәмиятен искәртте.
«Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә хезмәт итә. Иң мөһиме — яшь буында туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата кызыксыну уята», — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин.
Фестиваль-конкурс кысаларында катнашучылар сәнгатьле уку, уен коралында уйнау, ялгыз җырлау, ялгыз бию, вокаль һәм хореографик ансамбльләр номинацияләрендә чыгыш ясады. Алар 7-9, 9-12, 13-15 яшь категорияләрендә, шулай ук 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәяләнде.
Бәйгенең иң югары бүләге — Гран-при — Буа районыннан килгән сәнгать коллективына тапшырылды.
«Язгы моңнар» фестивале елдан-ел үз географиясен киңәйтеп, төрле төбәкләрдән килгән татар иҗат коллективларын берләштерә, милли сәнгатьне саклау һәм үстерү эшенә үз өлешен кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз