Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә яшәүче татар егете халыкара ярышларда җиңде
Ульяновск өлкәсендә яшәүче татар егете, танылган көрәшче Артур Хәкимов Үзбәкстанда «Дуслык кубогы»на узган көрәш буенча халыкара ярышларда Россия җыелма командасы составында катнашты. Ул алтын медальгә лаек булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Турнир дөньяның төрле илләреннән йөздән артык иң көчле атлетны берләштерде. Ярышлар программасына көрәшнең берничә төре кертелгән иде. Артур Хәкимов билбау көрәше буенча чыгыш ясады.
- Артур Хәкимов — көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм БРИКС уеннары җиңүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз