news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә яшәүче биш бала анасы Әлфия Бирюкова бизнес белән шөгыльләнә башлаган

Ульяновск өлкәсендә яшәүче биш бала анасы Әлфия Бирюкова бизнес белән шөгыльләнә башлаган
Фото: https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованы «Биш бала анасы бизнеска алынган» дигән язмасы чыкты.

Николаевка районында яшәүче биш бала анасы Әлфия Бирюкова, бер ел элек социаль контракт төзеп, бизнес белән шөгыльләнә башлаган. Дәүләт акчасын ул шәхси хуҗалыгында терлекләренең баш санын арттыруга сарыф иткән.

«Олы улларыбыз үсеп буй җиттеләр инде – 21 яшьлек Айрат Самараның тимер юл транспорты институтында укый, ә 20 яшьлек Шамил Кузнецк күппрофильле колледжын тәмамлап, физкультура укытучысы һәм дзюдо буенча тренер булып эшли, - ди 41 яшьлек Әлфия Хамзә кызы. – 15 яшьлек Җәмилебез – Никулино мәктәбенең 9 класс укучысы. Кызыбыз Зәринә 4 класста белем ала. Төпчегебез Айсылу 2 класска бара. Әлбәттә инде, балаларыбыз – йорт эшләрендә төп ярдәмчеләребез. Алар кечкенә чактан ук хезмәткә өйрәнеп, безгә булышып үсәләр».

Бирюковлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы кечкенә түгел: зур ындыр тоталар, мал-туарны күп итеп асрыйлар. Наил белән Әлфиянең мөгезле эре терлекләре генә дә егерме баштан артык. Югыйсә, бер ел элек кенә әле хуҗалыкта үгезләр белән сыерлар саны ике тапкыр азрак булган.

«Сөт һәм сөт продукциясе үзебезгә дә җитсен һәм сатарга да калсын өчен ирем белән хуҗалыгыбызны киңәйтергә, терлекләрнең баш санын арттырырга ниятләдек. Безнең Никулино станциясендә генә дә сөт сатып алырга теләүчеләр күп. Терлек асрау – җиңел эш түгел ул, шуңа күрә тәвәккәл, булдыклы, тырыш кешеләр генә бу хезмәткә алына», - ди Әлфия Хамзә кызы.

Бирюковларга терлекләренең баш санын күбәйтергә социаль контракт ярдәм иткән.

«Шәхси хуҗалык үсеше өчен социаль контракт төзегәндә безгә дәүләт ярдәменең ике төрен тәкъдим иттеләр, - ди гаилә башлыгы Наил Бирюков. – Әгәр соцконтрактны үзмәшгуль (самозанятый) буларак төзесәң, дәүләт ярдәменең күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инде ИП сыйфатында рәсмиләштерсәң, 250 мең сум бирү каралган».

Әлфия Хамзә кызы шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, үз эшен башлап җибәрү өчен дәүләттән 250 мең сумлык ярдәм алган.

«Дәүләт акчасы хисабына без сепаратор, саву аппараты, өч тана һәм терлекләргә азык юнәттек», - ди күп балалы ана.

Әлеге җиһазлар хуҗалыкта эшне бераз җиңеләйткән инде. Мәсәлән, саву аппараты - сыерлар савуны автоматлаштыру, ә сепаратор сөтне аертып, каймак алу мөмкинлеге бирә.

Наил белән Әлфия төрле токымлы сыерлар алганнар.

«Гольштин нәселле сөтлебикәбез – Дочкабыз аеруча күп сөт бирә. Көн саен уртача 22 литр савып алабыз. Кызыл-чуар токымлы Злата белән көрән-ак Малышка тәүлегенә уртача 17-18 литр бирәләр», - ди Әлфия.

Бирюковлар савып алган сөтнең күпчелек өлешен халыкка саталар, бары тик уннан бер өлеше генә каймак белән эремчеккә әйләнә.

«Сөтне үзебезнең күршеләр шунда ук алып бетерә, базарга чыкканыбыз да юк, - ди Наил. – Сөт сатудан безнең гаиләгә көн саен ярыйсы гына табыш кереп тора».

Ә тагын бер елдан Бирюковларның кереме күпкә артачак икән. Өч ай элек кенә Злата, Малышка һәм Дочка бозаулаганнар бит. Аңа кадәр тагын өч сыерлары берәр бозау китергән.

«Үгез бозауларны ел ярым чамасы үстерергә һәм симертергә кирәк. Аннары без аларны иткә озатачакбыз, - ди Әлфия. – Хәзер бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куеп шуларны үстерәбез. Киләсе елның көзендә алар гаиләбезгә ярыйсы гына табыш китерәчәк».

Күп балалы ана – эшмәкәр якын киләчәккә уй-ниятләре белән бүлеште.

«Сыерлар белән үгезләр өчен яңа абзар төзергә җыенабыз. Хәзерге абзарыбызда малларга кысанрак шул», - ди Әлфия Бирюкова.

Ульяновск өлкәсендә яшәүче берничә мең кеше «Соцконтракт» дип аталган федераль программа буенча дәүләт ярдәме алган инде. Һәм безнең һәркайсыбызның шундый ярдәм алу мөмкинлеге бар. Соцконтракт төзү мәсьәләсе буенча социаль яклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8422) 41-66-92 (өстәмә номерлар 9690, 9691, 9692).

«Соцконтракт» «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100