news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Хәзерге заман татар милли киеме» темасына түгәрәк өстәл булды

Ульяновск өлкәсендә «Хәзерге заман татар милли киеме» темасына түгәрәк өстәл булды
Фото: «Өмет» газетасы, https://t.me/emet73

Ульяновск районы Ишеевка бистәсе мәчетендә «Хәзерге заман татар милли киеме» темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Чарада район мөхтәсибе Наил хәзрәт Гыйззәтуллов, «Туган тел» оешмасы рәисе Сания Хисаметдинова, «Бәхет» танышу клубы җитәкчесе Алсу Низаметдинова катнашты.

Фото: «Өмет» газетасы.

Өлкә Татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина татар милли киеме тарихы, аның үзенчәлекләре турында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

Фото: « Өмет» газетасы​​​

Өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр иткәнчә, очрашу кысаларында шулай ук татар хатын-кызларына яулык бәйләү үрнәкләре турында остаханә дә оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100