Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә халык һәм эшмәкәрләр ярдәме белән Ишеевка мәчете яңартыла
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның «Ишеевка мәчете яңартыла» дигән язмасы чыкты.
«Татарлар күмәкләшеп яшәгән Ишеевка район үзәгендә мәчет узган елның туксанынчы еллары башында сафка бастырыла. Мөселман кардәшләребез бистәнең нәкъ үзәгендә урнашкан Аллаһы йортына җыелып биш вакыт намаз укыйлар, дин нигезләрен өйрәнәләр. Милләт җанлы, тынгысыз йөрәкле Наил хәзрәт Гизятуллов имам-хатыйб итеп билгеләнгәч, бистәдә дин эшләре күпкә җанланып китә. Ул хакимият органнары белән уртак фикергә килеп, яшьләр белән иманлы эшмәкәрләрне мәчеткә тарту җаен таба. Алар ярдәменә таянып, мәдрәсә бинасын яңарту, зиратны төзекләндерү һәм яңа мөселман зираты өчен бүлеп бирелгән җир участогын койма белән тотып алу чарасын күрә.
«Хәзер инде мәхәллә халкы, ак байларыбыз белән киңәштек тә, мәчетебезне реконструкцияләү эшләренә керештек. Намазга йөрүчеләр саны арта баруын исәпкә алып, икенче этаж салу карарына килдек. Анда төрле дини чаралар, мәҗлесләр үткәрү, дин дәресләре алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак. Мәчетнең төп манарасын аерым корырга булдык, аның биеклеге 24 метр тәшкил итә», – дип сөйли Наил хәзрәт.
Аның сүзләренчә, мәчетне яңарту эшләрен мәхәллә халкының сәдака акчасына алып баралар, шулай ук юмарт эшмәкәрләр дә ярдәм итә.
«Телеграм социаль челтәрендә махсус группа ачып җибәрдек. Аны мәхәлләбез активисты, танылган эшмәкәр Эльмир Фәйзуллин бик оста алып бара. Ул исәп-хисап счетындагы керемнәр һәм чыгымнарны тиененә кадәр халыкка җиткереп тора. Төзелеш мәйданчыгында көн дәвамында нинди эшләр башкарылуын хәбәр итә. Чувашиядән килгән осталар алны-ялны белмичә, бик тырышып эшлиләр. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең күләме алты миллион сумнан артып китте инде. Ә алда эшлисе эшләр тагын да күбрәк әле», - ди «Ислам нуры»ның имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз