news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә апрель аенда «Татар утары» ачылачак

Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиумы әгъзалары Татар мәдәният үзәгенә чираттагы утырышка җыелды. Анда март аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм апрель аенда узачак чараларның планы расланды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Апрель - Габдулла Тукай туган ай. Шул уңайдан мәдәни үзәктә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, 17 нче милли китапханәдә әдәби кичәләр оештырыла.

Автономия вәкилләре 14 апрельдә төбәк Губернаторы катнашында уздырылучы өлкә ифтарында актив катнашырга җыеналар.

Апрельдә зур вакыйга - 27се Иделаръягы районында «Татар утары» рәсми рәвештә ачылачак.

Яңа буын яшьләр оешмасы да активлашты. 22 апрельдә өлкә егетләре һәм кызлары чираттагы форумга җыелачак.

29 апрель көнне үзешчәннәр өчен Татар мәдәният үзәгендә «Сембер җыры» фестиваль конкурсы узачак. Оештыручылар шулай ук талантлы татар балаларын Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында узучы «Язгы моңнар» фестиваль конкурсына чакыралар. диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100