Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды
Ульяновск өлкәсенең Чынлы районында «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды. Аның кысаларында район башлыгы Владимир Бабайкин катнашында район мәктәпләрендә татар телен укыту буенча киңәшмә булды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Районның татар автономиясе рәисе Тәльгат Идиатуллов район мәктәпләрендә татар телен укыту күпкә кимүе, аның хэзер атнасына нибары бер сәгать кенә укытылуы турында сөйләде. Район башлыгы мәктәп директорларына озакка сузмыйча бу мәсьәләне өйрәнергә һәм ана теле укытуны закон кысаларында уңай якка хәл итәргә күрсәтмә бирде.
Аннан соң Кәшә авылы мәдәният йортында авыл, район үзешчәннәре белән Ульяновск Татар мәдәният үзәге иҗат коллективларының зур концерты булды. Чара башланыр алдынннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре авыл зиратында булып, өлкә автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаков каберенә барып дога кылдылар, дип хәбәр итә өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз