news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновск өлкәсенең Засвияжье районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. «Киндяковка»ның «Нур» татар халык театры бу көнне «Төзүче» мәдәният йортында Әминә Яхинаның «Аккошым минем» спектаклен тәкъдим итте.

Татар теле һәм мәдәнияте көне махсус операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән чәй өстәле артына утырып сөйләшүдән башланып китте. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамилә Белова тырышлыгы белән очрашуга дистәгә якын гаилә килгән иде. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина белән шәһәр башлыгы урынбасары – Засвияжье район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Мәдәният йортының «Туган як» ансамбле кызлары кунакларны чәкчәк белән каршы алды. Ә фойеда халыкны 17 нче милли китапханәнең татарча китаплар күргәзмәсе һәм җыр-биюле тамаша көтә иде.

Татар теле һәм мәдәнияте көнен Засвияжье районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде. Ул милләттәшләребезне ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырып үтте.

«Хәзер район хакимияте, татар эшмәкәрләре һәм «Молодежный» паркы белән берлектә район Сабан туена әзерләнәбез», – диде ул.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң театр сәнгатен яратучы милләттәшләребезне «Нур» татар халык театрының «Аккошым минем» спектаклен карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot