news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида милли хәрәкәтнең чишмә башында торган Асия Мөлекованы соңгы юлга озаттылар

Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле, иманлы милләтпәрвәр, өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы, «Өмет» газетасының якын дусты Асия хаҗия Галәветдин кызы Мөлекованы шәһәрнең Тимерьюл районында урнашкан «Солтан» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы яза.

Хушлашу мәрасимендә бик күп дин кардәшләребез катнашты. Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов үз чыгышларында мәрхүмәнең милләтебез, динебез үсешенә зур өлеш кертүе турында әйтте.

Асия Галәветдин кызы үзеннән соң дини гыйлем биреп йөзләгән шәкерт калдырды, аның елмаюлы йөзе безнең күңелләрдә мәңге сакланачак, диде алар.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә җеназа намазы укылды.

Асия Галәветдин кызы Пригородный бистәсенең мөселман зиратына җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot