news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәте активисты Асия Мөлекова вафат

2025 елның 30 декабрь кичендә Ульяновск өлкәсендә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле, иманлы милләтпәрвәр Асия хаҗия Галәветдин кызы Мөлекова фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Асия Мөлекова өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы , «Өмет» газетасының якын дусты иде. Асия Галәветдин кызы озак еллар татар хатын кызларының «Ак калфак» оешмасын җитәкләде һәм аны ил күләмендә танытты. Аннары өлкәнең мөселман хатын кызлар союзының һәм Дин дәресләре мәктәбен әйдәп барып, йөзләгән шәкерт тәрбияләде», диелә хәбәрдә.

«Өмет» газетасы язуынча, «Асия хаҗия милләтебез һәм динебез үсешенә зур өлеш кертеп, үзеннән соң бай рухи мирас калдырган. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак».

Асия Мөлекова иртәгә Вырыпаевка зиратында җирләнәчәк. Мәрхүмә белән хушлашу 11 сәгатьтә Тимерьюл районының Солтан мәчетендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot