Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә татар малтабарларының «Сембер» клубы юбилеен бәйрәм итә

«Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Сембер» татар малтабарларын берләштерә» дигән язмасы чыкты.
Ульяновск өлкәсенең татар малтабарларын берләштерүче «Сембер» бизнес-клубы 20 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан оешманың җитәкчесе Эльмира Алиакберова белән башкарылган эшләр һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләштек.
Эльмира Рамилевна, «Сембер»нең тарих сәхифәләренә күз салыйк әле.
«Сембер» 2003 елның 25 апрелендә милләт язмышына битараф булмаган дуслар, фикердәшләр клубы сыйфатында барлыкка килә. Озак еллар җитәкче урыннарда эшләп абруй казанган Равил Таһир улы Кузахметовны президент итеп сайлап куялар. Ул Марат Якупов, Расих Гатауллин, Фәрид Аюпов, Назыйм Миннибаев, Камил Мусин һәм Наил Алимов кебек милләт өчен җан атып яшәүче эшмәкәрләр белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшли. Оешма татар теле һәм мәдәнияте, ислам дине үсешенә һәрьяклап ярдәм итү бурычы куя. Шулай ук татар бизнесменнарына административ киртәләрне җиңеп чыгарга, җирле хакимият органнары, Татарстан белән элемтәләр урнаштырырга, яшьләргә үз эшләрен башлап җибәрергә булышалар.
Бизнес-клуб кыска вакыт эчендә милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма буларак танылып өлгерә.
2003 елда «Сембер»нең асыл, булдыклы егетләре Димитровград шәһәрендә федераль Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итәләр. Бизнес-клуб исеменнән мәйдан батырына җиңел автомобиль тапшырыла. 2006 елда бизнес-клуб булышлыгы белән Яңа шәһәрдә 91 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәп эшли башлый. Татар эшмәкәрләре шулай ук 2007 елда «Биләр» мәдрәсәсен ачып җибәрүгә зур өлеш кертә. Аннары малтабарларыбыз автономия белән бергә элеккеге «Октябрь» кинотеатрын капиталь ремонтлау эшләренә алына. 2008 елның көзендә бу бинада Татар мәдәният үзәге тантаналы рәвештә ачыла. Әлеге үзәк каршындагы мәйданда урта гасыр болгар-татар шагыйре Кол Галигә һәйкәл калкып чыга. 2009 елда «Сембер» ярдәме белән Ульяновск шәһәрендә федераль Сабантуй уздырыла. Үткән елда федераль Сабан туен оештыруда да эшмәкәрләребез актив катнашты.
Бездә өлкәкүләм ифтарлар да «Сембер» ярдәмендә үткәрелә башлады бит.
Беренче тапкыр зур ифтарны 2010 елда «Биләр» мәдрәсәсе йортында үткәргән идек. Анда балалар йортыннан килгән ятимнәр, картлар йортында көн күрүче төрле милләт кешеләре, мәдрәсә шәкертләре – барлыгы 70тән артык кеше катнашты. Аннары региональ диния нәзарәтенең тәкъдимен исәпкә алып, ифтарларны зуррак мәйданда - Ульяновск педуниверситеты ашханәсендә уздыра башладык. Анда 600дән артык милләттәшебез бер табын артында ифтар кыла иде. Әлеге проектыбыз Губернатор һәм өлкә Хөкүмәте тарафыннан яклау тапты. Хәзер инде без аны Ульяновск шәһәренең иң зур спорт корылмасында – «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда үткәрәбез. Бүген өлкәкүләм ифтарда 4 меңгә якын кеше катнашуы көтелә. Өлкәнең барлык районнарыннан да автобуслар белән делегацияләр килергә җыена. Мөселман кардәшләребезне өлкә Губернаторы Алексей Русских белән Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләячәк. Ифтарны оештыру комитеты, аның җаваплы секретаре Руслан Гайнетдинов, Ульяновск өлкәсе мөфтияте, «Сембер» клубы тарафыннан зур эш башкарылды. Өлкә ифтары безне берләштерә, безнең бердәм һәм бергә, көчле булуыбызны күрсәтә.
«Татар кызы» проектына да тукталыйк инде.
«Татар кызы» проекты – «Сембер» бизнес-клубының иң зур, мәртәбәле, шактый чыгымнар таләп итүче социаль проектларыннан берсе. Без аны милләт җанлы татар кызларын ачыклап, дөньяга чыгару, аларга канатлар кую максатында оештырабыз. Шулай ук яшь буында татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләребезгә һәм йолаларыбызга, сәнгатебезгә, милли ашларыбызга һәм киемнәребезгә карата кызыксыну уяту теләге көчле. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелгән конкурста җиңү бәхетенә ирешкән гүзәл затлар Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урын алалар, Ульяновск өлкәсенең яхшы данын еракларга тараталар.
«Сембер»нең милли һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итүе мәгълүм.
Клубыбыз беренче көннән үк өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз элемтәдә тора. Татар мәдәният үзәгендә һәм 17 нче милли китапханәдә оештырылган чараларга спонсорлык ярдәме күрсәтәбез. Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм 2 нче Җәмигъ мәчетендә татар теле курслары ачуга бәйле чыгымнарны үз өстебезгә алдык. Өлкәбездә чыгып килүче бердәнбер татар газетасы «Өмет»не халыкка таратуга үз өлешебезне кертү нияте белән махсус фонд булдырдык. Дистәгә якын эшмәкәр анда үз өлешен кертте инде. Мөселман хатын-кызлар оешмасына булышабыз. Яңа шәһәрнең «1 нче мәхәллә»се территориясендә «Халыклар бердәмлеге йорты» – милли-мәдәни мәгърифәтчелек үзәген, Татар музеен сафка бастыруда актив катнаштык. «Сембер» ярдәме белән бу мөһим эшләр өчен шәһәр бюджетыннан акчалата субсидия бүлеп бирелде. Юмарт, иманлы эшмәкәрләребез изге Рамазан аенда шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ифтарлар үткәрә. Клубыбыз активисты Руслан Гайнетдинов яшь буында тарихи хәтер, милли үзаң һәм горурлык хисе тәрбияләү максатында Иске Майна районында «Булгарская застава» дип исемләнгән туристик комплекс булдырды. Үткән елда анда Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан төбәкара фәнни-практик конференция уздырылды. Үткәнебез һәм бүгенгебез хакында сөйләшүдә дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре катнашты. Сембер татар сәүдәгәрләренең исемнәрен мәңгеләштерү чарасын күрәбез. Федерация урамындагы элеккеге Акчуриннар мәчете бинасына мемориаль такта куйдык. Данлыклы меценатларыбызның тормыш һәм хезмәт юлына багышлап стенд ясаттык.
«Сембер»нең эш тәҗрибәсе башка төбәкләрнең татар эшмәкәрләрендә дә кызыксыну тудыра икән.
Россиянең уннан артык төбәгендә татар малтабарлары безнең бизнес-клуб уставына нигезләнеп үз оешмаларын булдырды. Алар «Сембер»нең дәүләт һәм муниципаль власть органнары, мөфтият, автономия, «Өмет» газетасы редакциясе, Татар мәдәният үзәге, 17 нче китапханә, барлык милли оешмалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенә чиксез сокланалар. Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтаенда күп төбәкләр вәкилләре безнең клуб эшчәнлеге белән җитди рәвештә кызыксынды. Ярты ел эчендә алар белән аралашып, элемтәләр урнаштырдык. Шулай итеп, «Сембер» эшмәкәрләрне берләштерә, өлкәбезне еракларда таныта.
Еллар үтү белән буыннар алмашына. Хәзер бизнес-клубка күбрәге яшьләр йөридер инде, мөгаен.
«Сембер»гә төрле елларда Руслан Гайнетдинов, Фәрид Аюпов, Расих Гатауллин, Радик Гафуров һәм Марат Хайруллин җитәкчелек итте. Алар бүген дә клуб эшчәнлегендә актив катнаша. Яшь буын малтабарлар – Марат Айзятов, Рөстәм Хайруллин, Ирек Гадиев, Дамир Хисмәтов, Булат Зиннәтов, Руслан Кантемиров, Эмиль Мифтахов, Камил Кәлимуллин һәм Рәшит Сөләйманов үзләренең эшләрен уңышлы, үрнәкле итеп алып баралар, клуб эшендә катнашырга да вакыт һәм мөмкинлек табалар, хәләл юл белән тапкан малларыннан милләт һәм дин үсешенә өлеш чыгарып, зәкятләрен түлиләр. Николаевка районыннан Умәр Айбулатов белән Новоспасское районыннан Кәрим Аделовка соклануымны белдерәсем килә. Алар татар малтабарлары хәрәкәтенең ветераннары инде. Без шундый мөхтәрәм, абруйлы шәхесләребезнең киңәшләренә таянып эш итәбез. Дөресен әйткәндә, клуб тормышында төрле чаклар булды бит. Ябылу дәрәҗәсенә җиткән вакытларны да хәтерлибез. Моннан биш ел элек тынгысыз йөрәкле Марат Айзятов тәкъдиме белән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү ниятендә клуб исеменнән корбан чалганнан соң, эшебез күпкә җанланып китте, әйтерсең лә, икенче сулышыбыз ачылды.
Хәзер малтабарлар үзләре клубны эзләп килә. Сезнең белән аралашасым, бергә буласым килә, туган халкыма ничек ярдәм итә алам, ди алар. Мәсәлән, затлы мебель җитештерүче Ирек Гадиев безнең үтенеч буенча картлар йорты өчен агачтан шахматлар ясап бирде. Ә анда көн күрүчеләр, рәхмәт йөзеннән, җеп соратып алып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйләүгә һәм маскировка челтәрләре үрүгә кереште. Юмарт малтабарлар күп бездә. Алар изге эшкә хәләл малларын һич тә кызганмыйлар.
«Сембер» клубы ул, беренче чиратта, татар рухлы кешеләр бит. Алар арасында Ульяновск өлкәсенең атказанган эшмәкәрләре, Россия Федерациясенең атказанган төзүчеләре, Законнар чыгару Җыелышы һәм шәһәр Думасы депутатлары, зур предприятиеләр җитәкчеләре, меценатлар бар. Без – бергә, безнең көчебез – бердәмлектә.
Клубның юбилее уңаеннан нинди чаралар үткәрергә ниятлисез?
Өлкәкүләм ифтар – 20 еллык юбилеебызга багышланган иң мөһим чарабыз. Татар эшмәкәрләре аны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертте. Бүген Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәге бинасына беренче президентыбыз Равил Таһир улы Кузахметов истәлегенә мемориаль такта урнаштырырга җыенабыз. Шулай ук татар эшмәкәрләренең регионара съезды узачак. Анда күрше Мордовия Республикасы татар эшкуарларының катнашуы көтелә. Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ульяновск өлкәсе, Мордовия Республикасының татар эшмәкәрләре оешмалары җитәкчеләре хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куячак.
Ә киләчәккә уй-ниятләрегез нидән гыйбарәт?
«Татар кызы» проектын яңартып җибәрү һәм «Булгарская застава» туристлык комплексын киңәйтү, киң күләм җәмәгатьчелеккә таныту өстендә эшләү максаты куябыз.
Клубның хәзер үз традицияләре дә бардыр инде.
Без аена ике тапкыр чәршәмбе көннәрендә клуб активистларының предприятиеләрендә очрашып, эшебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Аннары уртага салып сөйләшеп, барлык фикерләргә дә колак салып, планнар корабыз. Бизнес-клуб – ул фикердәшләр җәмгыяте. Без гаиләләребез белән җыелып рәхәтләнеп ял итәбез. Яңа ел корпоративын бергәләп үткәрдек. Ел саен теплоход белән Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыгабыз. Николаевка районындагы Ак күл буена барып, кечкенә генә Сабантуй бәйрәме оештырдык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз