news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә «Татар азаны» беренче бөтенроссия бәйгесе узды

Ульяновск өлкәсендә «Татар азаны» беренче бөтенроссия бәйгесе узды
Фото: tatar73.ru

22 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районындагы «Болгар заставасы» тарихи-мәдәни агротуристик комплексында «Татар азаны» беренче бөтенроссия бәйгесе узды. Конкурс азан әйтүнең традицион татарча стилен торгызуга һәм популярлаштыруга багышланган. Бу хакта «Ульяновск өлкәсе татар яңалыклары» сайтында хәбәр итәләр.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, «Сембер» татар бизнесменнары өлкә иҗтимагый оешмасы һәм «Сәдака» хәйрия фонды оештырган. Бу хакта tatar73.ru хәбәр итә.

Чара башланыр алдыннан чәй эчү оештырылган иде. Аннан соң кунаклар көннең программасы белән танышты. Катнашучылар һәм тамашачылар комплекс территориясе буйлап экскурсия ясады, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулуга багышланган һәйкәл янында булды, «Татар азаны» конкурсының беренче этабында катнашты, Казаннан килгән «Саф» ансамбле чыгышларын карады, шулай ук комплексның матур территориясе буйлап йөрде, диелә хәбәрдә.

Йомгаклау этабы – тантаналы конкурс. Анда 12 финалист катнашты. Лауреатларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Төп бүләк – гомрәгә (кече хаҗ) юллама.

15-17 яшьтәге катнашучылар арасында I урынны Рөстәм Хөсәенов (Казан), II урынны Ильяс Сәлахов (Алабуга) яулады. 18 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә I урында Мөхәммәт Фәсахов (Казан), II урында Кәрим Хәсәнов (Чаллы), III урында Ришат Сафин (Әлмәт).

Оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен, дини һәм мәдәни традицияләрне саклау чарасының оригинальлеген, шулай ук татар мирасын популярлаштыру өчен тенденцияләрне берләштерү юнәлешен билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot