news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә татар автономиясенең беренче рәисе Азат Курчаковны искә алдылар

Ульяновск өлкәсендә барлык татар оешмалары, мөфтият вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашында Азат Курчаковка багышланган чара узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

25 еллык тарихы булган Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат ага Курчаков гомеренең соңгы көннәренә кадәр милли хәрәкәттә булды, милләт язмышы, татар теле сакланышы хакында борчылып яшәде.  Семберлеләр аның вафатына 10 ел тулу уңаеннан зурлап искә алу мәҗлесе уздырдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100