news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агуланып үлүчеләр саны артты

Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агуланган тагын ике пациент үлде, шулай итеп үлүчеләр саны 18 кешегә җитте. Бу хакта Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода сөйләүләренчә, 4-6 июньдә төбәктә алкоголь белән агулануның 51 очрагы ачыкланган. Агуланучыларның хәле авыр дип бәяләнә, 18  кеше үлгән.

«Хәзерге вакытта агуланучыларның хәле авыр һәм уртача авыр. Вазгыятьне контрольдә тотабыз. Табибларның тырышлыгы белән кайбер пациентларда уңай динамика күзәтелә», - дип хәбәр итте төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Олеся Колотик-Каменева.

«Татар-информ» Татарстанда яшәүчеләр арасында сидрдан агулану теркәлмәвен, әмма эчемлекнең кибет киштәләрендә торырга мөмкин булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100