news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агуланып үлүчеләр саны 21 кешегә җиткән

Ульяновск өлкәсендә алкогльле эчемлек эчүдән агулануның 65 очрагы билгеле булды. Сидр эчүдән агуланып 21 кеше үлгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Безнең бүлектә 12 пациент дәвалана, алар барысы да 16 яшьтән алып 60 яшькә хатын-кызлар. Ике пациент элеккечә реанимациядә. Аларның хәле тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнә. Пациентлар үзләре сулый, аларның канын агудан чистарту өчен гемодиализ сеанслары алып барыла. Калган пациентлар палатада ята, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә», - диде Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрылгының штаттан тыш баш токсикологы Игнат Пономаренко.

Искәртик, «Мистер Сидр» продукциясе Курган, Ульяновск, Самара өлкәсе, Удмуртия, Мордовия һәм баша төбәкләрдә сатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100