news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның истәлегенә багышланган чара узды

Ульяновск өлкәсендә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның истәлегенә багышланган чара узды
Фото: Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында «Без бергә» – «Мы вместе» дип аталган туристлык слеты узды. Хәзер инде традициягә кергән әлеге чара шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән Россия Герое, полковник Рәфәгать Мәхмүт улы Хәбибуллинның якты истәлегенә багышланган иде. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.

Туристлык слеты ел саен Терешка елгасы буенча үткәрелә. Анда мәктәп укучылары һәм студент яшьләр үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Слетны ачу тантанасында район башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте башлыгы Рево Тяминов, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак һәм танылган футболчы, СССР җыелма командасы капкачысы Ринат Дасаев чыгыш ясады. Алар слетта катнашучыларга күтәренке кәеф, җиңүгә омтылыш һәм ярышларда уңышлар теләделәр.

Мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылган спорт һәм дуслык бәйрәме бер сулышта үтте. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot