news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә поезд рельслардан төшүе сәбәпле зыян күргән 23 кеше хастаханәдә кала

Ульяновск өлкәсендә поезд рельслардан төшүе аркасында зыян күргән 23 кеше хастаханәләрдә кала. Бу хакта РИА Новости Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән яза.

«Ульяновск өлкәсе стационарларында тимер юлдагы һәлакәттә 23 зыян күрүче кала, шул исәптән биш бала. Бер өлкән пациент авыр хәлдә. Калганнарның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», - дип сөйләде Кузнецов.

Исегезгә төшерәбез, кичә иртән иртүк Ульяновск өлкәсенең Бряндино станциясе районында җиде пассажир вагоны рельслардан төште. Пассажир вагоннары бер якка авып төштеләр, кешеләр алардан тәрәзә аша чыктылар. Тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot