news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс районы Атнагыл авылы турында яңа китап тәкъдим ителә

Ульяновск өлкәсендә Мәләкәс районы Атнагыл авылы турында яңа китап тәкъдим ителә

Ульяновск өлкәсенең Димитровград  шәһәрендә Мәләкәс районы Атнагыл авылына багышланган яңа китапны укучыларга тәкьдим итү кичәсе бара. Аның эшендә Сембер, Казан галимнәре катнаша.

Китап авторы Ринат Илькинның әлеге авыл тарихы турында бу икенче китабы. Ул бу китапны язганда Самара, Уфа, Мәскәү, Казан архивларында эшләп бик күп кызыклы документлар тапкан. Шуңа күрә дә әле тагын 2-3 китап чыгарырлык материал калды, ди автор.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борханов билгеләп узганча, әлеге китап бик күпләр өчен туган авылы тарихын язганда үрнәк булып тора. 530 битле 400 данәдә чыккан  һәм затлы кәгазьдә басылган бу китап беренче чиратта өлкә мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләк ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100