news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә күренекле галим Рөстәм Ямбаев истәлегенә шахмат ярышлары булды

Ульяновск өлкәсендә күренекле галим Рөстәм Ямбаев истәлегенә шахмат ярышлары булды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Галимне искә алып» дигән язма чыкты.

Николаевка районы технологик техникумында авылыбызда туып үскән күренекле галим Рөстәм Рахиб улы Ямбаев истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үтте. Бәйге, чын мәгънәсендә, дуслык рухында узды.

Ярышларда һөнәри белем бирү техникумнарының җиде командасы һәм җиде мәктәп командасы катнашты.

Студентлар арасында шәхси зачетта Барыштан Максим Калинкин - 1 нче урынга, Радищево бистәсеннән Айсылу Сәйфетдинова - 2 нче урынга, Димитровград шәһәреннән Никита Павлов 3 нче урынга лаек булды.

Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр исемлеге дә билгеле. Барыш шәһәреннән Николай Ульмейкин - 1 нче урын, Иске Кулаткы 1 нче урта мәктәбе укучысы Әмир Ханбиков - 2 нче урын, Барановка авылы мәктәбе укучысы Максим Базаров 3 нче урынны алды. СПО командалары арасында Барыш, Димитровград һәм Павловка технологик техникумнары беренче-өченче урыннарны үзара бүлештеләр.

Өлкә мәктәпләре арасындагы ярышларда Барыш мәктәбе - 1 нче урынга, Иске Кулаткы 1 нче урта мәктәбе - 2 нче урынга, Николаевка урта мәктәбе 3 нче урынга чыкты.

Җиңүчеләргә оештыру комитеты тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Галим истәлегенә багышланган ярышларда катнашучыларны һәм җиңү бәхетенә ирешүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.Турнирның төп хөкемдары - судьясы Иршат Әзит улы Салихов ярышларны хаклы рәвештә, гаделлек күрсәтеп алып барды. Аңа рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз, дип яза Татар Сайманы авылыннан Мәүлет Саюков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100