Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә «Кулаткы укулары» узды
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында «Кулаткы укулары» узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының вәкилләре, дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кулаткы укулары»нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Туктар улы Рәхимов сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз