news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә «Кулаткы чаткылары» әдәби берләшмәсенең утырышы узды

Ульяновск өлкәсендә «Кулаткы чаткылары» әдәби берләшмәсенең утырышы узды
Фото: «Өмет» газетасының телеграм-каналы

Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районында чыгып килүче «Күмәк көч» газетасы каршында эшләп килүче «Кулаткы чаткылары» әдәби берләшмәсенең утырышы узды. Ул район газетасының 95 еллык юбилее чаралары кысаларында үтте. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы Лилия Богданова, район администрациясе башлыгы Рево Тяминов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сембер төбәгенең татар язучылар берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов, районның җирле язучылары һәм Николаевка районының талантлы язучысы Мәүлет Саюков, татар теле укытучылары һәм туган телне сөюче мәктәп укучылары, китапханәчеләр катнашты.

Чарада катнашучылар әлеге берләшмәнең туган телебезне, мәдәниятебезне саклауда, балаларга татар теленә кызыксыну уятуда зур роль уйнавын билгеләделәр. Утырыш кысаларында «Ватан геройлары» дигән темага игълан ителгән иншалар бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot