news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Иске Исәнтимер авылының 555 еллыгын бәйрәм итәләр

Ульяновск өлкәсендә Иске Исәнтимер авылының 555 еллыгын бәйрәм итәләр
https://emet73.ru/

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Иске Исәнтимер авылына – 555 ел!» дигән язмасы чыкты.

Иске Исәнтимер – төбәгебездә иң борынгы татар авылларының берсе. Самара журналисты һәм краеведы Шамил Галимов белдерүенчә, ямьле Чирмешән елгасы буенда урнашкан бу авылга унбишенче гасырда – 1467 елда нигез салына. Һәрхәлдә, дәүләт архивында табылган тарихи документлар әнә шул хакта сөйли.

Шушы көннәрдә генә Иске Исәнтимер халкы һәм читтә яшәүче якташлары бергә җыелып, авылның юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. «Чишмә» ТОСы рәисе Кәшифә Якупова әйтүенчә, Авыл көненә бик тырышып, бөтен көчләрен куеп, зурдан кубып әзерләнгәннәр - мәктәп бинасын яңартканнар, урамнар һәм йортларны тәртипкә китергәннәр.

Бөтен гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган, хәзер «Ак әбиләр» фольклор ансамблен җитәкләүче тынгысыз йөрәкле мәдәният хезмәткәре Зария Закирова белән ана телебезне саклап калып үстерүгә зур өлеш керткән мөгаллимә Гөлсирә Фахрутдинова бу уңайдан бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләгән иде. Ул «Туган авылым – горурлыгым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициядән гыйбарәт булып, тәбрикләү сүзләре һәм җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Читтә яшәүче авылдашларга изге Корбан аенда туган нигезләренә кайтып, якыннарының каберләрен зиярәт кылу, кардәшләре һәм күршеләренең хәлен белешү, күптән күрешмәгән классташларга очрашу өчен менә дигән мөмкинлек иде бу.

Элеккеге мәктәп каршындагы киң мәйданны шыгрым тутырып килгән халыкны Яңа Малыклы район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Алексей Будылев сәламләде. Ул быел юбилейлы гаилә бәйрәмнәрен каршылаучы бәхетле парларга – Фәрхать һәм Галия Шагиевлар, Вәгиз һәм Миннегөл Шагиахметовлар, Нуриҗан һәм Гөлшат Калимулловлар, Хайдәрҗан һәм Гөлфия Калимулловлар, Әхмәт һәм Фәридә Сафиулловлар белән Рифкать һәм Кәшифә Якуповларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хезмәт елларын Исәнтимергә багышлап, юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Фәүзия Хайбуллова, Гаделниса Галиева, Назыйм Сәгыйров, Әлфия Сәгыйрова, Рамил Гилязов һәм Галия Гайнуллова исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы батыр йөрәкле авылдашлары Иркен Галиев һәм Раил Кәбировны мактау сүзләре белән телгә алдылар. Тәвәккәл һәм курку белмәс әлеге ир-егетләр яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, мөселманнарның региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин традицион исламны җәелдерү юнәлешендә тырышып эшләүче дин кардәшләребезгә медальләр тапшырып, халыкка тирән эчтәлекле вәгазен җиткерде. Бүләкләнүчеләр арасында танылган меценат Равил Якупов, азанчы Сәгыйть Калимуллов, мәдәният хезмәткәре Зария Закирова, алтын куллы Илдар Фахрутдинов та бар иде. Ике дөнья бәхетенә ирешү өчен Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып, хәләл белән хәрәмне аера белеп яшәргә, бала-оныкларыбызны дини тәрбия биреп үстерергә кирәк, диде мөфтиебез. Ул авылда зур акчалар сарыф итеп төзелгән мәчеткә намазга йөрүчеләр санының аз булуына, хәтта әби-бабайларның да динебез кушканча яшәргә ашыкмавына, һаман дөнья кууына борчылуын белдерде.

Иске Исәнтимердә әби-бабасы белән әти-әнисеннән дини тәрбия алып үскән, хәзер Ишеевка бистәсе мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкаручы Наил хәзрәт Гизятуллов якташларын авылны саклап калып, мөмкин кадәр озаграк яшәтү өчен бөтен көчләрен куярга өндәде.

«Шәһәрдә яшәүче булдыклы яшьләребез авылга кайтып йортлар салсалар, үз эшләрен башлап җибәрсәләр, чал тарихлы Исәнтимер җанланып китәр, мәктәбебез яңадан ачылыр иде. Ә мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә, туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыта, күңелләребезне сафландыра»,- диде хәзрәт.

«Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов авылның почта бүлеге хезмәткәре Зөлфия Камалиеваны Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләге белән сөендерде. Өлкә күләмендә танылган дин әһеле Наил хәзрәт Гизятуллов, бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмаучы «Ак әбиләр» ансамбле, «Ел гаиләсе» өлкә конкурсында призлы урын алган Зөлфия һәм Рәмис Сәфәргалиевлар Иске Исәнтимернең данын еракларга тараттылар, диде ул. Баш редактор фикеренчә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, хәләл тормыш алып баручы, дин кушканча яшәүче татар авыллары гына киләчәктә сакланып кала алачак, Зур Чирекле, Урта Әләзән һәм Шыгырдан авыллары бүген әнә шушы юлдан бара.

Ә татар автономиясенең район советы рәисе Ринат Сайфутдинов Иске Исәнтимер авылы мәдәният йортының актив тормыш белән яшәве, аның сәхнәсендә Казан артистларының еш чыгыш ясаулары турында сокланып сөйләде. Бу авылның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, мәчет картлары актив тормыш позициясенә ия, халыкны борчыган проблемаларны җитәкчелек алдында оста куя беләләр, диде Яңа Малыклы төбәге татарларының лидеры.

Филология фәннәре кандидаты, төбәкче Резеда Садыйкова өлкәнең татар авыллары тарихына багышлап чыгарган китапларын Иске Исәнтимер музеена бүләк итеп тапшырды.

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар Иске Исәнтимернең үсеп килүче буыны вәкиленә – тиздән мәктәпкә барачак Риваль Сафинга искиткеч матур түбәтәй бүләк иттеләр. Киләчәктә авыл урамнарында менә шундый түбәтәйле малайлар күбрәк булсын иде, диде алар. Гакыйль Шакуров ут күршеләренә музыкаль күчтәнәч тә әзерләп килгән иде – Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат иткән «Исәнтимер» җырын башкарды. Башкалабыз Мәскәүдә яшәп иҗат итүче аның авылдашы – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Рәисә Кәбирова да моңга сусаган тамашачыны дәртле җырлары белән шатландырды.

Авыл мәктәбен тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Врач-хирург Гөлсирә Гайнуллова, авыл хуҗалыгы белгечләре Ислам Сафин, Сәлих Закиров, Минәсхать Шарапов, Россиянең атказанган укытучысы Харис Хафизов һәм авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ислам Зайнуллов әнә шундыйлардан. Бәйрәмгә шәрәфле кунак сыйфатында кайткан Харис Хафизов белән Ислам Зайнуллов үзләренең күңел хатирәләре белән бүлештеләр, яраткан укытучыларын искә төшерделәр. Яшьлек еллары куе томаннар артында калса да, беркайчан да онытылмый, бүгенгедәй күз алдында, диде алар.

Дистә елга якын инде мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче «Ак әбиләр» фольклор ансамбле һәм әлеге сәнгать коллективының талантлы солистлары Зария Закирова, Сания Мухамедиева, Сәгыйть Калимуллов, Зөлфия Сәфәргалиева, Назимә Калимуллова көне буена сузылган Авыл бәйрәмен моңлы вә дәртле җырлары белән бизәделәр.

Авыл мәчетендә өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә өйлә намазын укыганнан соң, бәйрәмдә катнашучы барча халыкны корбан мәҗлесе көтә иде.

«Бүгенге бәйрәмне оештыру һәм үткәрү максатында зур тырышлык куйган өчен Ульяновск районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Гизятулловка, Равил Нәсибулла улы Якуповка, Айрат һәм Шамил Вафиннарга, Фасаховлар, Калимулловлар, Мухамедиевлар, Шараповлар, Закировлар, Нургалиевлар, Якуповлар, Сәгыйровлар, Фахрутдиновлар, Ярулловлар, Хуснутдиновлар, Сәфәргалиевлар гаиләләренә, Иске Исәнтимер мәчете мәхәлләсенә, авыл халкына һәм шушы авылдан чыккан якташларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез»,- диде район хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Будылев.

Бәйрәмне оештыручылар һәм анда катнашучылар 23 июльне Иске Исәнтимер авылының туган көне итеп билгеләү карарына килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100