news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә гадәти булмаган борынгы агач йортлар тапканнар

«Ульяновск өлкәсе мирасы: цифрлы фикерләү, яңа күргәзмәләр» проекты командасы төбәк мирасының тематик атласына керәчәк материалларны җыю өчен чираттагы экспедициягә китте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектны «иҗади индустрияләр кластеры» оешмасы директоры, «Владимир бакчасы» паркы директоры урынбасары Кирилл Валов җитәкли.

Вешкайм районы Березовка авылында тикшеренүчеләр гадәти булмаган сырлы борынгы агач йортлар тапканнар. Проект авторлары сүзләренчә, мондый йөзлекләр аларга элек очрамаган.

Әлеге проект ярдәмендә Ульяновск өлкәсенең зур булмаган авылларында күпме матурлык табып була, дип искәртелә. Ул Президент грантлары Фонды ярдәме белән уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot