news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә Федераль Сабантуйга әзерләнәләр

Ульяновск өлкәсе губернаторы чаралар оештырылачак мәйданчыкларны карады һәм аларны төзекләндерү буенча планнар турында фикер алышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ульяновск ипподромын реконструкцияләү проекты һәм Җиңү паркын төзекләндерү планнары белән таныштым. Яңартылган инфраструктура беренче зур чараны - федераль Сабантуйны кабул итә. Шуннан соң ремонтланган ипподром, беренче чиратта, яшь спортчыларга һәм ат спортын яратучыларга хезмәт итәргә тиеш», - диде шәһәр башлыгы Дмитрий Вавилин.

Аның сүзләренчә, төзүчеләр алдына җәй башына барлык эшләрне дә тәмамлау бурычы куелган.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновск өлкәсе Бөтенроссия Сабантуен 17-18 июньдә кабул итәчәк. Беренче мәртәбә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «ПараСабантуй» оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot