news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Ел китабы- 2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Ульяновскиның өлкә милли мәдән автономиясенең башкарма комитеты җыелышы башланыр алдыннан «Ел китабы- 2022» конкурсына нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Бу турыда «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Сембер-Ульяновск татарлары» энциклопедиясенең 2 нче басмасы өчен аны әзерләүче Рифгать Әхмәдуллинга, җирле язучыларның әсәрләре тупланган «Сембер язлары» альманахы әчен Рузия Хәлимовага, җирле язучылар - филология фәннәре кандидаты Резеда Садыйкова, Гөлсинә Хәнәфи, Ирек Фиргалиев, Зөфәр Батыровка өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100