news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә дуңгызларда Африка чумасы тарала башлаган

Ульяновск өлкәсендә дуңгызларда Африка чумасы тарала башлаган
Абдул Фәрхан

Ульяновск өлкәсендә дуңгызларда Африка чумасы тарала башлаган. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Минем белдерүем бар. Соңгы көннәрдә Ульяновск өлкәсендә дуңгызларның Африка чумасы көчле тарала башлаган. Башта без шәхси эшкуарлардан рәсми хәбәр алдык. Аннары вирус кыргый кабаннарга да эләккән икәнен белдек. Шуңа күрә, без иртәгә Чүпрәле, Буа районнарына барабыз. Безнең максат – ветеринария иминлеген тәэмин итү һәм республикага йогышлы авыруларны кертүдән саклау», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot