news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Күмәк көч» татар газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп үтә

Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Күмәк көч» татар газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп үтә
Фото: tatar-congress.org

«Күмәк көч» газетасы – Ульяновск өлкәсенең 98 процент татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районының татар телендә чыгып килүче район басмасы. «Күмәк көч» газетасы өлкәдә чыгып килүче район газеталары арасында алдынгы урынны били, тиражы – 2150. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәрәфле кунаклар юбилярларга – газетаның баш мөхәррире Сабира Абитовага, журналистларга, җирле язучыларга, ветераннарга, штаттан тыш хәбәрчеләргә котлау сүзләрен ирештерде, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм яңа иҗат уңышлары теләде.

Бөтендөнья татар конгрессының тәбрикләү сүзләрен конгрессның Россия регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов җиткерде. Ул «Күмәк көч» газетасы редакциясенә ноутбук, журналистларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шагыйрь Булат Ибраһимов үзенең бүгенге көн кадагына туры китереп язган шигырен дә бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot