Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Күмәк көч» газетасы 95 еллыгын билгеләп үтте
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «95 яшьлек «Күмәк көч» замана белән бергә атлый» дигән язмасы чыкты.
«Иске Кулаткы район мәдәният йортында «Күмәк көч» газетасының 95 яшьлегенә багышланган тантаналы кичә гөрләп узды. Анда өлкә һәм район, татар автономиясе, язучылар оешмасы җитәкчеләре, газетаның ветераннары, тугрылыклы укучылары, почта хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утыз алты еллык тарихы булган «Өмет» газетасының чишмә башы «Күмәк көч»кә барып тоташа. 1989 елның декабре ахырында өлкә партия комитетының матбугат секторы мөдире Александр Михайлович Богатов, редакциядә эшләү тәҗрибәң җитәрлек, татар телен камил беләсең, дип мине - Иске Майна районының «Ленинская искра» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшләүче егерме өч яше дә тулмаган егетне, Иске Кулаткы район типографиясенә «Өмет»нең беренче санын әзерләргә җибәрде. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Иске Кулаткыга Сызран аша автобус белән барып җитеп, тәрәзәләре үзәк мәйданга, Ленин һәйкәленә карап торган кунакханәгә урнаштым. Иртән иртүк торып, редакциягә юл тоттым. Авыл өйләрен хәтерләткән зур гына агач йортның эчендә кечкенә бүлмәләр бер-бер артлы тезелеп киткән. Мичләрен утын белән ягалар. Шуңа да бина эчендә нәкъ менә өйдәге кебек җылы һәм уңайлы.
Дәрәҗәле, олпат шәхес - «Күмәк көч»нең ул чактагы баш редакторы Әнвәр Мухаметрахимов колач җәеп, ачык йөз белән каршы алды. Ул якташым булып чыкты - Мәләкәс районы Филип авылында туып үскән. Пединститутны тәмамлаганнан соң, бу якларга укытучы итеп эшкә җибәргәннәр. Мәктәптә, комсомол һәм партия райкомнарында җаваплы урыннарда эшләгән. Соңгы утыз елда «Күмәк көч»не әйдәп бара икән. Тырыш, фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Сүз уңаеннан, район үсешенә зур өлеш керткән шушы шәхеснең исемен мәңгеләштереп, якын киләчәктә редакция бинасына мемориаль такта кую урынлы булыр иде.
Чал тарихлы «Күмәк көч» газетасы бүген дә ышанычлы кулларда. Ул авырлыкларга бирешмичә, замана белән бергә атлый, районның елъязмасы ролен уңышлы, җиренә җиткереп үти. Редакциягә менә ун елдан артык инде үз эшенең чын остасы Сабира Абитова җитәкчелек итә. Сабира Әдип кызы - якташым, горурланырлык авылдашым. Иске Кызылсуның данлыклы мәгърифәтчеләре Габуновлар нәселе вәкиле ул. Укытучылар гаиләсендә туып үсеп, Ульяновск педуниверситетының татар бүлеген тәмамлый. Язмыш җилләре яшь белгечне Иске Кулаткы якларына илтеп ташлый. Затлы һәм зыялы Абитовлар гаиләсенә килен булып төшә. Хәләл җефете Фаил белән матур гына яшәп, ике балага гомер бирәләр.
Сабира Әдип кызы редактор буларак «Күмәк көч»нең милли йөзен саклап калу, тиражын киметмәү, газетаның керемнәре планын үтәү, редакцияне үз көчләре белән ремонтлау, бинаны төзек хәлдә тоту максатында күп көч һәм тырышлык куя. Әнә, газета юбилеена әзерләнү барышында да районның байтак авылларында укучылар белән очрашулар оештырганнар, балалар һәм өлкәннәр катнашында төрле иҗади конкурслар үткәргәннәр. Район башлыгы Лилия Богданова безгә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, шуңа күрә эшебез җайлы бара, ди Сабира Әдип кызы.
Ә район җитәкчесе, җирле татар автономиясе рәисе Лилия Богданова һәркем белән дә уртак тел табып эшләүче Сабира Абитованың тырышлыгына чиксез соклануын белдерде. Газетабыз район халкы тормышын яктырта, хакимият белән җәмгыять арасындагы күпер ролен үти, шуңа күрә тиражны саклап калу, мөмкин кадәр күбрәк кешене яздыру максаты куябыз, диде район башлыгы. Ул өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак исеменнән редакция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары да тапшырды.
Район администрациясе башлыгы Рево Тяминов та журналистларны, актив хәбәрчеләрне һәм почта хезмәткәрләрен хакимиятнең Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Губернатор администрациясе мәгълүмат сәясәте идарәсенең массакүләм коммуникацияләр департаменты баш белгече Владимир Лучников белдерүенчә, «Күмәк көч» тираж күрсәткече буенча Ульяновск өлкәсенең район газеталары арасында беренче урында тора. Башка бик күп редакцияләрдән аермалы буларак, «Күмәк көч»нең беркемгә дә бер тиен дә бурычы юк, финанс хәле тотрыклы, бу баш редакторның грамоталы, оештыру сәләтенә ия булуы турында сөйли, диде ул.
Владимир Лучников Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның юбилей уңаеннан редакция коллективына тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Регион башлыгының котлау адресында милли басма эшчәнлегенә югары бәя бирелгән. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин коллективизация, ягъни колхозлар төзү чорында барлыкка килгән «Күмәк көч»нең исемен советлар иле таркалгач та алмаштырмыйча, хәзергәчә саклап килүләре өчен кулаткылыларга рәхмәт белдерде. Әлеге газета дәүләт басмасы була торып, халыкта милли рух, милли үзаң һәм милли горурлык хисе тәрбияли, туган телебезне саклап калып үстерүгә бәһасез өлеш кертә, бу - Сабира Абитова җитәкчелек иткән редакция коллективының көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, диде ул.
Мохтарият рәисе газета ветераннарын автономиянең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән шатландырды. Мәркәзебез Казаннан кадәр ерак юлны якын итеп килгән мөхтәрәм кунак - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Россия регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламен ирештерде һәм редакциягә кыйммәтле бүләк - ноутбук, журналистлар белән ветераннарга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды. Хәзерге вакытта Россиянең ике төбәгендә - Пермь краеның Барда районында һәм Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында татар телендә район газеталары нәшер ителә, алар халкыбызга тугрылыклы хезмәт итә, милләтебезнең бердәмлеген ныгыту өстендә армый-талмый эшли, диде Булат әфәнде.
Ул бәйрәм кунакларына туган телебезнең аяныч язмышы турында ачынып язган шигырен дә бүләк итте. Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов редакция канаты астында әдәби берләшмә булдырып, каләм осталары белән тыгыз элемтәдә торулары, аларның иҗатына газета битләрендә урын һәрвакыт түрдән булуы өчен журналистлар коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хезмәт елларын татар матбугатына - «Күмәк көч»кә багышлаган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Арифуллин үзенең уй-кичерешләрен шигъри юллар аша ирештерде. Әлеге юллар авторы күңел хатирәләре белән бүлешеп, «Күмәк көч»нең «Өмет» өчен маяк булып торуын, замананың кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак алга атлавын билгеләп үтте.
Иске Кулаткының Татарстанның атказанган укытучысы Лилия Богданова җитәкчелек иткән «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары һәм район мәдәният йортының иҗат коллективлары тарих битләрендә урын алачак милли бәйрәмне эчтәлекле шигырьләре, моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән бизәделәр.
Милли басманың 95 яшьлегенә багышланган бәйрәм тантанасы редакция коллективының, аның мөхәррире Сабира Абитованың җирле хакимият, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, юмарт спонсорлар, иҗтимагый оешмалар белән кулга-кул тотынышып эшләвен, район газетасының халык белән бергә, аңа якын булуын, җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәвен ачык күрсәтте».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз