Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсе Үрән авылында махсус операциягә җибәрү өчен дару үләннәре җыйганнар
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбе укучылары – педагог Илнара Камалдинова җитәкчелек иткән «Яшь филолог» берләшмәсенә йөрүче малайлар һәм кызлар, кырга һәм болыннарга чыгып, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә җибәрү өчен дару үләннәре җыйган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дару үләннәре җыю барышында балалар тел күнекмәләрен дә ныгыткан. Укучылар һәр үләннең татарча һәм русча атамасы, килеп чыгышы турында мәгълүмат алган.
Хәзер балалар үләннәрне киптерү белән мәшгуль. Аларга киптерелгән кара карлыган һәм бөтнек яфраклары да кушарга җыеналар. Барысы да әзер булгач, малайлар һәм кызлар шифалы байлыкларын кечкенә капчыкларга тутырып фронтка, җиңү көнен якынайтучы хәрбиләргә озатачаклар. Һәрбер капчыкта – дару үләннәре генә түгел, ә җан җылысы, кайгыртучанлык һәм туган як турында истәлекләр, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз