news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ульяновск өлкәсе укытучыларының Дан аллеясы» яңа исемнәр белән тулыландырылды

«Ульяновск өлкәсе укытучыларының Дан аллеясы» дип исемләнгән Мактау тактасы яңа исемнәр белән тулыландырылды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Төбәк педагогларының Мактау тактасында урын алган укытучылар арасында Яңа Малыклы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Трубина да бар.

Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

Зөлфия Дамир кызы бөтен гомерен яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аны мәктәп коллективы, ата-аналар һәм балалар бик тә хөрмәт итәләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot