news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсе «Татар азаны» бәйгесенә һәм Татар мөәзиннәре җыенына чакыра

Ульяновск өлкәсенең «Сембер» татар эшмәкәрләре иҗтимагый оешмасы һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләктәшлегендә май-июнь айларында «Татар азаны» Россиякүләм бәйгесен һәм Татар мөәзиннәре җыенын оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чаралар Россиядә – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80-еллыгына багышлап үткәрелә.

«Татар азаны» бәйгесенең максаты – татар мәкаме белән азан әйтү традицияләрен тарату, Россия мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын яхшырту, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу. Шулай ук яшь буынны милли һәм дини традицияләрдә тәрбияләүне һәм традицион ислам динен үстерү кысаларында радикаль дини агымнарга каршы торуны күз уңында тота.

Чарада 15 яшьлек ир балалардан алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар катнаша. Бәйге ике номинациядә уза. 15-17 яшьлек егетләр аерым номинациядә көч сынаша һәм бу номинациядә төп бүләк булып гомрәгә юллама түгел, ә акчалата бүләк тора. Гомрәгә юллама 18-60 яшьлекләр арасында җиңүчегә тапшырыла.

22 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам кабул итүнең 1100 еллыгы һәйкәле мәйданчыгында Россия мәчетләрендә азан әйтүчеләр катнашында Татар мөәзиннәре җыены уза. Монда азан әйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, «Татар азаны» кулланма әсбабын тәкъдим итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә. Дини программада азан әйтүчеләрнең чыгышлары мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр белән үрелеп барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot