Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы мәчетенең 25 еллыгын үткәргәннәр
Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Мулловка бистәсе мәчетенең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда дин әһелләре, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәхәллә халкы катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Бәйрәм чарасы Коръән сүрәсе укудан башланды. Аннан котлау сүзләре әйтелде.
«Мулловка мәчетенең бердәмлек, дуслык һәм рухи яңарыш символына әверелүе белән чиксез горурланабыз. Ул безне изге һәм игелекле эшләргә илһамландыра, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыта, – диде Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта. – Безнең Мәләкәс районы төрле милләт һәм дин вәкилләренең күршеләрчә дустанә мөнәсәбәттә яшәү үрнәге булып тора. Без – күп милләтле бердәм халык, шуңа күрә теләсә нинди сынауларны да җиңеп чыгачакбыз. Мулловка мәчете юбилее – ул төбәгебезнең рухи тормышында мөһим вакыйга, гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калуда, милләтара татулык һәм тынычлыкны ныгытуда аның әһәмияте искиткеч зур».
- Мулловка бистәсендә беренче мәчет 1886 елда сукно фабрикасының яңа хуҗасы – танылган сәүдәгәр һәм хәйрияче Хәсән Алеев тырышлыгы белән сафка бастырыла. Сәүдә эшләрен уңышлы алып баруы аңа кыска гына вакыт эчендә гыйбадәтханәне ике катлы туку корпусы каршында торгызу мөмкинлеге бирә. Ә мәчеткә ихтыяҗ зур була, чөнки фабрикада эшләүчеләрнең шактый өлешен татарлар тәшкил итә. Мәчетне файдалануга тапшыргач, аларда биш вакыт намазны җәмәгать белән бергә уку мөмкинлеге туа.
- Хәсән Алеев вафат булгач, сукно фабрикасы аның уллары Хөсәен белән Наян кулына күчә. Алар әтиләре башлап җибәргән эшне лаеклы рәвештә дәвам итәләр. 1910 елда көчле янгын чыгып, мәчет белән фабрика биналарына зур зыян килә. Сембер каласындагы бай сәүдәгәрләрнең берсе – Сираҗетдин Бахтеев Мулловка фабрикантлары Алеевлар фабрикасы белән сәүдә йортын яңадан торгызу эшләренә алына. Бу эш белән Бахтеевның улы Измаил шөгыльләнә. Ул татарлар кызу эш вакытында да намазга йөри алсыннар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Җомга намазы вакыты кергәч, милләттәшләребез мәчеткә ашыгалар. Аннары хезмәт урыннарына кире кайтып, эшләрен дәвам итәләр. 1918 елда Алеевларның сукно фабрикасы халык хуҗалыгы Советы карамагына күчә. Ә мәчетнең ишекләре ябылмый, ул халыкка хезмәт итә.
- 1926 елда Хөкүмәтнең дини оешмалар эшчәнлеген тыю турында карары чыгып, дингә каршы көчле пропаганда җәелдерелгәннән соң, мәчет бинасын мәктәп итеп үзгәртәләр, ә мулланы аннан куып чыгаралар. Шундый авыр вакытта – атеизм чорында да халык милли һәм дини гореф-гадәтләрдән, йолалардан читләшми, гает һәм җомга намазларын мулла өенә җыелып укый.
- Хөсәен Хайрутдинов, Мәхмүд Хусаинов, Шәймәрдән Ахметзянов, Гәрәй Сальянов, Мәгаз Сиразетдинов, Җәләлетдин Нуретдинов һәм Зиатдин Гилязетдинов 1926 елдан 2000 елга кадәр Мулловка бистәсендә мулла вазифасын үтиләр.
- 1996 елда Мулловканың татар милләте вәкилләре бистәдә мәчет төзү карарына килә. 1998 елда төзелеш эшләренә керешәләр.
«Халык акчасына салынган мәчет 2000 елның 29 июлендә тантаналы рәвештә ачыла. Әсәдулла Вәлиуллинны беренче имам итеп билгелиләр. Аны Җәмил Шигапов алмаштыра. Ә 2005 елдан 2011 елга кадәр мәчеттә намазларны Заһидулла Гиматов укыта. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр имам-хатыйб вазифаларын Иршат хәзрәт Шакуров үти. Биредә өлкәннәр биш вакыт намаз укый, динебез нигезләрен өйрәнә. Ә аларның бала-оныклары җәйге лагерьга бик теләп йөриләр», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз