news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе Ленин районы татарлары җитәкчесенә медаль тапшырдылар

Ульяновск өлкәсе Ленин районы татарлары җитәкчесенә медаль тапшырдылар
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ульяновск каршындагы казанышлары өчен» дигән язма чыкты.

Ульяновск шәһәр Думасы карары нигезендә, татар автономиясенең Ленин район советы җитәкчесе Котдус Хәйдәр улы Мөхәммәтшинга «Ульновск каршындагы казанышлары өчен» («За заслуги перед Ульяновском») дип аталган медаль тапшырылды.

Котдус Хәйдәр улы Инза районы Стрельниково авылында туып үсә. Педагог һөнәренә ия булып, хезмәт елларын комсомол, партия һәм эчке эшләр органнарында эшләүгә багышлый. Ульяновск өлкәсенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча ирекле дружиналар штабы начальнигы вазыйфаларын башкара. Аннары «Ватан солдатлары» өлкә Хәтер китабының җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Әлеге вазыйфада ул Әфган, Чечня сугышларында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның исемнәрен ачыклап мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. 2007 елда Ленин районы татарлары аны милли-мәдәни автономиянең җирле бүлекчәсе рәисе итеп сайлап куя. Котдус Хәйдәр улы халкыбыз язмышына битараф булмаган милләттәшләребез белән бергә Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрә, өлкә Сабан туенда Ленин районы татарларының милли утарын оештыра.

Тынгысыз йөрәкле Котдус Хәйдәр улы - өлкә Хөкүмәте, Ульяновск мэриясе һәм шәһәр Думасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Мактау грамоталары иясе. Ул «МВДда үрнәкле хезмәте өчен», «Ульяновск өлкә эчке эшләр идарәсенә 70 ел», «Хезмәт ветераны» дип аталган медальләр белән бүләкләнгән. Ә күптән түгел Шәһәр көненә багышланган тантанада танылган милләттәшебезгә «Ульяновск шәһәре каршындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды. Шәһәр башлыгы Александр Болдакин һәм шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин аңа күпьеллык фидакарь хезмәте, иҗтимагый эшчәнлеге һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100