news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының «Чишмә» балалар бакчасы 40 еллыгын бәйрәм итә

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының «Чишмә» балалар бакчасы үзенең 40 еллык юбилеен каршы алды. Бу турыда «Өмет» газетасында телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Шул уңайдан биредә бик матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Истәлекле чара барышында биредә эшләгән ветераннар бергәләп үткән юлларны барладылар, якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар бакчасы нәниләре аларга җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Аларны район башлыгы Лилия Богданова сәламләде», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot