Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә район мөселман хатын-кызларының II форумы узды
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсенең «Сафия» мәчетендә район мөселман хатын-кызларының икенче форумы узды. Ул «Исламда балаларны тәрбияләү» дигән темага багышлап үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Форумда шәрәфле кунаклар - «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, мөфтиятнең өлкән мөгаллимәсе Гөлчәчәк Тлявлина, өлкәнең көньяк районнары имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, «Сафия» мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Азизов, өлкәнең биш районыннан һәм Иске Кулаткы районы авыллары, эшчеләр бистәсеннән мөгаллимәләр, абыстайлар катнашты.
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган форум районның өлкән мөгаллимәсе Асия хаҗия Кәримова тырышлыгы белән оештырылды.
Мөгаллимәләр җәйге каникуллар вакытында мәчетләр каршында узган лагерьлар эше, район балаларының Ульяновскида «Биләр» мәдрәсәсендә белем алуы һәм ял итүе, ислам дине нигезләрен өйрәтүдә файдалы алымнар турында чыгыш ясады һәм алда торган эшләр хакында фикер алышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз