Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсе авылы китапханәчесе: Балаларның күбесе Тукай әсәрләрен өйдә укырга алды
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Тукай әсәрләре безнең күңелләрдә» дигән язма чыкты.
Үрән урта мәктәбендә «Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре» дип аталган әдәби чара узды. Әлеге очрашу авыл китапханәчесе Эльвира Кәримова һәм ана теле укытучысы Фәридә Сафиуллова тарафыннан оештырылган иде.
26 апрельдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Аның әсәрләре балаларны туган якның гүзәллегенә соклана белергә, игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел һәм тәвәккәл булырга өйрәтә. Яраткан әдибебез безгә бай рухи һәм әдәби мирас калдырган – кыска гына вакыт эчендә йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат итәргә өлгергән.
Әдәби чарада без балаларга Тукайның авыр бала вакыты, ятимлектә үсүе, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләдек. Балалар әдипнең Туган илгә, газиз ана телебезгә, гади халык тормышына багышланган шигырьләрен яңгыраттылар һәм әкиятләре – «Су анасы», «Шүрәле» поэмалары белән таныштылар.
Укучылар видеопрезентацияне карап, бай эчтәлекле китаплар күргәзмәсе белән танышканнан соң, Тукайның «Туган тел»ен күмәкләшеп җырладылар. Шунысы аеруча игътибарга лаек: малайлар һәм кызларның күбесе Тукай әсәрләрен өйләренә укырга алып киттеләр. Димәк, яшь буын сөекле шагыйребез иҗаты белән кызыксына әле, дип яза Эльвира Кәримова, Үрән авылы китапханәчесе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз