Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсе активистлары махсус операция катнашучыларына чәкчәк пешереп җибәргән
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив рәвештә ярдәм итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Район үзәгенең «Ак калфак» оешмасы активистлары мәдрәсәдә җыелып, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга җибәрү өчен татар халкының затлы һәм татлы ризыгын – чәкчәк пешергәннәр, диелә хәбәрдә.
«Бөтен күңел җылыбызны биреп пешергән тәмле чәкчәгебез батыр, курку белмәс ир-егетләребезгә көч һәм дәрт өстәсен. Аларның явыз дошманны – неонацистларны тар-мар итеп, җиңеп, исән-сау туган якларына, үз гаиләләре һәм балалары янына әйләнеп кайтуларын телибез», – ди Чардаклының «Ак калфак» җитәкчесе Венера Җәләлтдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз