news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 25 ел тулды

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 25 ел тулды
https://tatar-congress.org

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясен 25 еллыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне барыгызны күркәм бәйрәм – Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Ульяновск өлкәсе татарлары эшчәнлеге, автономиянең нәтиҗәле хезмәте күп кенә оешмаларыбыз өчен үрнәк булып тора. Ульяновск өлкәсе хакимияте белән берлектә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда уртак чаралар оештырып берләшеп эшләвегез мактауларга лаек.

Илебезнең төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бүгенге көндә дә бабаларыбыздан якты мирас булып калган гореф-гадәтләрен, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакарьләрнең хезмәте зур. Шуны да әйтергә кирәк, автономиянең татар теленә һәм динебез исламга зур игътибар бирүе олуг ихтирамга лаек. Милләттебез, халкыбыз алдында башкарылган эшләрегез өчен без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе татарлары, кадерле дуслар, туганнар! Мин сезнең барыгызны да шушы 25 еллык эшчәнлегегез уңаеннан тәбрик итәм. Киләчәктә дә сез башлаган эшне дәвам итә алырлык, милләтебезне, динебезне саклап калуда хезмәт итәрлек яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышлар теләп калам», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100