news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкә Иҗтимагый палатасының яңа составында татар активистлары да бар

Ульяновск өлкә Иҗтимагый палатасының яңа составында татар активистлары да бар
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Ульяновск өлкә Иҗтимагый палатасының яңа составы эшкә кереште. Танылган журналист Ирина Колоткова кабат палатаның җитәкчесе итеп сайланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Иҗтимагый палата әгъзалары арасында милләттәшләребез – өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, Алсу Садретдинова, Гөлнара Рәхмәтуллина, Марат Йосыпов һ.б. бар.

Ульяновскиның Тимерьюл районы татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамил Абитов палата рәисенең урынбасары итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot