news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгын бәйрәм итә

Чараны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты оештыра.

(Казан, 18 декабрь. "Татар-информ"). Иртәгә, 19 декабрьдә, Ульяновск шәһәре Ленин мемориалының Зур залында өлкә татарлары иҗтимагый тормышларындагы зур вакыйганы билгеләп үтә. Монда "Бердәмлектә көч!" дип исемләнгән тантаналы кичә уздырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төзелүгә 20 ел булу уңаеннан үткәрелә.

Чараны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100