news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Мостяк авылы мәчетендә янгын чыккан

һәлак булучылар һәм зыян күрүче кешеләр юк.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Мостяк авылы мәчетендә янгын чыккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Янгын турындагы хәбәр пәнҗешәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 15.35 сәгатьтә килгән. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә, мәчетнең түбәсен ялкын телләре ялмап алган була инде.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынны Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә сүндергәннәр.

Урында 13 кеше һәм 8 берәмлек техника эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot