Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде
Гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы милли йолаларыбызны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкара. Илүсә Коломак җитәкчелегендә гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.
«Өмет» газетасының инстаграм сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, Инза районында казлар быел бигрәк тә иртә өлгергәннәр. Милли киемнәр кигән хатын-кызлар казларны су буена алып төшеп, салкын су белән чайкады. Ә өлкән апалар белән бала-чага, йолага тугры калып, су буена илтүче сукмакка каз каурыйлары сибеп баралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз