Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы табиблары эшмәкәр Аббәс Сөләймановка рәхмәт әйтә
Сөйләманов ковид-госпитальгә хәйрия ярдәме күрсәткән.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы игелекле эшлмәкәр Аббәс Сөйләманов турында яза.
Чардаклы эшмәкәре Аббәс Сөләйманов, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштән читтә калмыйча, бу эшкә үзеннән зур өлеш кертә.
Эпидемиологик хәл катлаулы булуы сәбәпле, быелның 25 сентябрендә Чардаклы район хастаханәсе базасында ковидлы госпиталь ачылган иде. Госпиталь башлыгы Луиза Хәсәнованың зур тырышлык куюы һәм оператив чаралар күрүе нәтиҗәсендә, коронавирус белән авыручы дистәләгән пациентка медицина ярдәмен вакытында күрсәтү өчен госпитальдә 120 койка-урын булдырылган.
Бүгенгә Чардаклы районында коронавирус белән авыруның 3212 очрагы теркәлгән. Хәзер 277 кеше шушы чирдән интегә. Пандемия башланганнан соң барлыгы 96 кеше ковидтан үлгән.
Коронавирус пандемиясе бөтен дөнья халкын берләштерде. Оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм актив тормыш позициясенә ия кешеләр куркыныч зонада эшләүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм кулы сузалар. Аларның игелекле гамәлләре күпләр өчен үрнәк булып тора.
Чардаклы район хастаханәсе коллективы һәм Чардаклы район хакимияте ковидлы госпитальгә хәйриячелек ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр Аббәс Сәүбән улы Сөләймановка рәхмәт белдерәләр.
«Оператив рәвештә ярдәм итүегез һәм булышлык күрсәтүегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Бергә һәм бердәм булсак, пандемияне, һичшиксез, җиңәрбез. Куркыныч белән күзгә-күз очрашкан медицина хезмәткәрләре халыкның бердәмлеген һәм ярдәмен тоеп эш итәләр», — диде Чардаклы район хастаханәсе баш врачы Сергей Ретьман.
«Район халкының аңлы рәвештә, үзләре белеп эш итүе, волонтерлар ярдәме, эшмәкәрләрнең булышуы һәм гади халыкның рәхмәт сүзләре — болар барысы да пандемияне — уртак дошманыбызны җиңәргә ярдәм итә», — дип белдерде район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров.
«Бу эштән берничек тә читтә кала алмыйбыз һәм шушы чирдән интегүче якташларыбызга мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә телибез. Район эшмәкәрләре һәм бизнес җәмәгатьчелек бездән үрнәк алып, медицина учреждениеләренә булышырлар дип ышанабыз», — ди игелекле эшмәкәр Аббәс Сөләйманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз