news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә вертолет һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Россия Оборона министрлыгы экипаж әгъзаларының яраланмавы турында хәбәр итә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә Ми-8 хәрби вертолеты Идел елгасы бозына каты итеп төшеп утырган.

Һәлакәттә өч кеше имгәнгән, дип хәбәр итте Ульяновск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Россия Оборона министрлыгы экипаж әгъзаларының яраланмавы турында хәбәр итә.

«Ми-8 вертолеты план буенча очыш ясаганда Ульяновск өлкәсе Дубки торак пункты тирәсендә каты итеп төшеп утырган. Экипаж зыян күрмәгән. Эзләү-коткару хезмәте көче белән экипажны аэродромга эвакуацияләгәннәр», диелгән федераль ведомство хәбәрендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлакәт урынына медицина хезмәткәрләрен җибәргән, коткаручылар да килгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot