news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә узган Сабан туе татар авыллары вәкилләрен җыйды

Мәләкәс районы хакимият башлыгы язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт батырларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ульяновск өлкәсендә узган Сабан туе татар авыллары вәкилләрен җыйды
tatar-congress.org

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Мәләкәс районы Филип авылында барча халык та зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Анда районның барлык татар авылларыннан да җыелган вәкилләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәт һәм җыр тантанасын Мукшы Күле мәчете имам-хатыйбы Гыймран хәзрәт Хисмәтуллов дога уку белән башлап җибәрде. Ә Сабантуй әләмен Мәләкәс районының Мактаулы гражданины Риваль Идрисов, озак еллар Мөси авылы хуҗалыгына җитәкчелек иткән Камил Бихузин, имам-хатыйб Гыймран Хисмәтуллов һәм мәктәп тормышында активлык күрсәтүче укучылар күтәрделәр.

Аннары бәйрәмдә катнашучыларны Татарстанның Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев белән Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов сәламләделәр.

Мәләкәс районы хакимият башлыгы Сергей Сандрюков язгы кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт батырларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар, яшьләр һәм олылар татарча көрәштә, милли уеннарда, төрле конкурсларда катнашып призлар алдылар һәм үзешчән сәнгать осталары чыгышын карап ял иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100