news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә татар мәдәнияте үзәгендә «Татар китабы елы»н ачтылар

Автономиянең һәм өлкәнең Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәт үзәгенең быелгы эш планнарына китапка, аның тарихына һәм татар язучыларына кагылышлы чаралар кертелгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә 2021 ел Губернатор карары белән «Китап елы» дип игълан ителде. Төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе исә бу елны «Татар китабы елы» буларак билгеләп узачак. Яңа елның беренче көннәрдә үзәктә «Татар китабы елы»н ачу тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чарада Татарстан язучылары катнашкан.

«Татар китабы елы» уңаеннан автономиянең һәм өлкәнең Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәт үзәгенең быелгы эш планнарына китапка, аның тарихына һәм татар язучыларына кагылышлы байтак кына кызыклы чаралар кертелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100