Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновск өлкәсендә татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр тәҗрибә уртаклашырга җыена
Анда өлкәнең данлыклы исемнәрен мәңгеләштерүгә бәйле проблемалар каралачак.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе фәнни китапханәсендә зур чара — туган якны өйрәнүчеләрнең IV нче төбәкара форумы уза. Анда өлкәнең данлыклы исемнәрен мәңгеләштерүгә бәйле проблемалар каралачак. Ә татар авыллар тарихын язучы авторлар үзләренең табышлары турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга җыена. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Ульяновск өлкәсе фәнни китапханәсендә зур чара — туган якны өйрәнүчеләрнең IV нче төбәкара форумы уза. Анда данлыклы якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә бәйле проблемалар каралачак. Ә авыллары тарихын язучы авторлар үзләренең табышлары турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга җыена.
Безнең регионда алтмыштан артык татар торак пункты исәпләнә. Утызга якын авылның тарихы китап рәвешендә дөнья күрде инде. Шушы авылларда яшәүче милләттәшләребез туган җирләренең үткәне китап сыйфатында басылуына, авылларының үзенә күрә паспорты булдырылуына чиксез шатланалар.
Авыллары тарихын җыю, туплау белән шөгыльләнүче кешеләр бары тик мактау hәм рәхмәт сүзләренә генә лаек.
Әлегә кадәр тарихы язылмаган авылларда яшәүчеләр, якын киләчәктә бездә дә бу эшне башкарып чыгарга теләгән энтузиастлар табылсын иде, дип хыялланалар.
«Һәр татар авылының, hәр бистәнең, барлык күренекле кешеләрнең тарихын язу — безнең уртак бурычыбыз. Бу максатка ирешербез дип уйлыйм», -дип сөйләде туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсе рәисе Рифгать Ахмедуллов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз