news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә халыклар съезды узачак

Съездда Татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашачак.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 13 мартта, “Современник” киноконцерт комплексында Ульяновск өлкәсе халыклары съезды узачак. Әлеге чарага Татарстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан да вәкилләр чакырылган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бөтендөнья татар конгрессыннан съезд эшчәнлегендә Татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев катнашачак. 

Җыенда “Россия халыклары ассамблеясы” рәисе Светлана Смирнова, өлкә губернаторы Сергей Морозов катнашуы да көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100