news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендәге транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең барысы да − татарстанлылар

“Шкода Октавия” һәм “ГАЗ” машиналары бәрелү нәтиҗәсендә, 4 кеше һәлак булган

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Кичә Ульяновск өлкәсендә килеп чыккан юл һәлакәтендә һәлак булучылар барысы да Татарстанның Алексеевск районы кешеләре булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча Баш идарәсендә.

“Һәлак булучылар арасында “Шкода Октавия” машинасының 1984 елгы йөртүчесе һәм 3 пассажир — 1987 елгы һәм 1948 елгы хатын-кызлар, 1977 елгы ир-ат бар. Алар барысы да Татарстанның Алексеевск районы Биләр җиреннән булган”, - дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

Чит ил машинасының 5 нче пассажиры — 18 яшьлек егет хәзерге вакытта баш сөяге һәм мие зарарланып, хастахагәдә озатылган.

Искәртеп узабыз: кичә, сәгать 07.35 тә Ульяновск-Димитровград- Самара трассасының Новомалыклинский районының 106 нчы чакрымында транспорт һәлакәте килеп чыкты. “Шкода Октавия” һәм “ГАЗ” машиналары бәрелү нәтиҗәсендә, 4 кеше һәлак булды.

Алдан булган мәгълүматлар буенча, “Шкода Октавия”ның 32 яшьлек йөртүчесе транспорт белән идарәне югалта һәм, каршы як юлга чыгып, “ГАЗ-322131” машинасы белән бәрелешә. Икенче машина руле артында Ульяновск өлкәсенең Цильнинский районы кешесе була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot