Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» бәйгесе игълан иттеләр
Бәйгене «Өмет» газетасы редакциясе, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Сембер» бизнес-клубы оештыра.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан «Өмет» газетасы редакциясе Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм «Сембер» бизнес-клубы белән берлектә «Авылым мәчетенең тарихы» дип исемләнгән иҗади конкурс игълан итә.
Конкурска язмалар 2022 елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 432000, Ульяновск, а/я 5103, «Өмет» газетасы. Электрон почта: Ishakhalimov@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-22) 42-09-61.
Өлкә конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм «Сембер» бизнес-клубының призлары көтә. Җиңүчеләргә бүләкләр өлкә ифтарында тапшырылачак, диелә «Өмет» газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз